Әлмәтлеләр торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итә ала
Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларыннан чыгып 13 ноябрь көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләсе буенча «кайнар линия» оештырылачак.